Кызыл Тау авылыннан тарихи фото
Әлеге фото Кукмара районының, Кызыл Тау авылыннан Раиса Герасимовада саклана.
— Ялгызым утырганда, гаилә альбомын актарырга яратам. Фотодан елмаеп карап торганнарның инде күбесе бу дөньядан мәңгелеккә күчкән. Бик күп истәлекләр искә төшә. Беренче фото 1986 елны Кыш озату бәйрәмендә төшелгән. Фотода – керәшен күлмәкләре кигән түтиләр, бөтенесе диярлек фермада эшли, авылыбыздагы «Тиңдәшләр» ансамбленә дә йөриләр. Ничек җитешкәннәрдер. Без, Миләтле Башы авылы халкы, Кыш озату бәйрәменә күрше авылга, Өскебашка бара идек. Яше-карты өчәр атка төялешә. Атларны кыңгыраулар тагып, матур итеп киендерәләр. Пар атлар җигеп барган чаклар да булды.
Түтиләр җырлыйлар, төрле бәйрәм йолаларын күрсәтәләр, дүрт авыл арасында ярыш гөрли. Ә мин коймак пешерәм. Минем бурыч, ел саен кунакларны кайнар коймак белән сыйлау.

Табаларда чыжлап коймак пешә, самавырларда чәй кайнап утыра. Бәйрәмгә иртәнге якта, җир катырган вакытта барабыз, без кайтканчы җебетә, атлар чаналарын көчкә өстери. Сазга бата-чума җәяү тәпиләргә туры килгән чаклар да булды. Бик күңелле була иде бәйрәмнәр. Хәзер клуб эшләмәгәч, андый бәйрәмнәр юк. Ә менә Яңа елны, Нардуганны бергә җыелышып бәйрәм итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев