Керәшеннәрдә эзәр саклавыч ролен үтәгән
Эзәрне төрле халык төрлечә атый: кушак, пояс, билбау һәм башкалар. Зәй якларында бизәр дип атыйлар икән.
Ул төрле як керәшеннәрендә дә төрлечә атала. Ләкин, шулай да, күп җирдә ул — эзәр. Эзәрнең төрләре һәм кулланышы турында керәшен киемен тирәнтер өйрәнгән карендәшебез — Валентина Максимова сөйләде.
— Эзәрне ишеп, сугып, үреп эшләгәннәр. Техникасы бертөрле булмаган, чөнки төрле оста үзенчә эшләгән. Кешенең фантазиясеннән тора. Ягъни, һәр як үзенчә, үзенчәлекле итеп эшләгән.
Тышкы эзәр, гадәттә, сугылган булган. 10-12 сантиметр озынлыкта, билгә икешәр кат урап бәйләгәннәр. Бик борынгы заманнарда ук, эзәрнең үзенең функциясе булган. Аны ешрак ир кешеләр кулланган. Ул аларга саклавыч ролен дә үтәгән. Керәшеннәрдә эзәрсез күлмәктән йөрмәгәннәр, чөнки ул гаеп саналган. Урамга да киенеп, эзәрен бәйләгәч кенә чыкканнар.
Эзәр һәрвакыт чукланган, чачакланып, аска таба асылынып калган. Аның да үз мәгънәсе булган. Кешене җир белән бәйләп, җирдән саклагыч алу өчен кулланылган. Гомумән, җир йөзендәге бар халык та элек җиргә ышанган, табигать белән бәйләнештә яшәгәннәр, аңа табынганнар, — дип аңлатты Валентина Максимова.

Валентина Максимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев