Кайда гына яшәсәң дә, балачакның хәтирәләре туган якларга алып кайта
Чыгышы белән Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан Галина Шәрифуллина балачак хатирәләрен белән уртаклашты.
Кайда гына яшәсәң дә, балачакның хәтирәләре туган якларга алып кайта. «Эх, рәхәт тә соң авылда», — диләр, кунакка кайтучылар. Әйе, рәхәт... Менә шул рәхәтлектә яшәп, эшкә өйрәнеп үскән балалар без.
Авылда безнең өй тыкырыкта урнашкан, су буе якын гына. Елганың икенче ярыннан, чишмәгә кадәр, нечкә агачлардан ясалган басма. Әле бер ягында тотына торган агачы (перила) да бар иде. Шул чишмәдә керләр чайкап үтте яшьлегем. Чишмәдән өстәрәк киң күпер ике ярны тоташтыра. Күпер төбенә бөя бөяп куйганнар. Без бала-чагаларга менә дигән урын су коенырга. Төрле әйберләр ясап, балык тотып үтте балачак.
Аннан «кул астына» керә башлагач, кәрҗингә каз бәбкәләрен тутырып, казын ияртеп, укырга китап алган булып, ак ипигә май, шикәр комы сибелгән бутербродны кыстырып, китә идек каз сакларга. Шулай шактый бала-чага җыела су буенда. Казларны карга, тилегәннән саклап, рәхәтләнеп уйнап, су коенып яр буенда көннәр үтә иде. Уенга алданып, каз бәбкәләрен дә тилегәнгә алдырган чаклар булды. «Тилегән, тилегән — бәбкә урларга килгән. Бер аягы камырдан, бер аягы тимердән. Көш, көш...» — дип әйтә идек. Карап тормасаң ана каз белән ата каз бәбкәләрен ияртеп, суга төшеп китә. Аларны чыгара алмыйча азапланасың. Таяксыз йөрсәң ата каз сине таларга килә, аннан куркып чабасың. Ә ул гаиләсе янына килә дә, мактанып таптанган була. Җаен таптык үсә төшкәч, ике бармакны аерып киләбез дә, муеныннан эләктереп алып атабыз. Каз әйләнеп барып төшә, әле сер бирми баребер: «Га-га-га...», — дип, муенын сузып масайган була ана каз янында. Үзебез уйнап туйгач, ашаулар беткәч өйгә кайтырга җыенганда тагын бер мәш киләсең. Ата каз таларга килә, ана каз ыслый, бәбкәләр йөгерешә, тоттырмый. Тотып кәрҗингә куясың, сикереп чыгалар. Менә шулай башта беребезнекен, аннан икенчебезнекен җыя идек. Әле иптәшләр белән бергә кайтырга ярамый, казлар сугыша. Беребез артыннан беребез, дурт-биш метрлап ара калдырып кайта идек. Су буе гөрләп тора иде ул чакларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев