Җирекле керәшеннәренең йөз ел элгәре тегелгән киемнәре
Түбән Кама районындагы Кече Җирекле керәшеннәренең борынгы киемнәре тирә-як авыллардагы карендәшләрнекеннән аерылып торган.
Бу авыл керәшеннәренең, элек-электән, үз өс-башларын карап, матур киенеп йөрүләре 2016 елны төшереп алынган һәм редакция архивында сакланган әлеге фотода да ачык күренә.
Сугылган киндердән тегелгән күлмәк, үзенең купшылыгы белән, хәзер дә тегүчеләр игътибарын үзенә тартып торырлык. Тоташ кара алъяпкычтагы бизәк-чигүләр дә нәфис, матур булулары белән күзне иркәли. Күлмәк җиңеннән күренеп торган тәңкәле көмеш беләзек бу купшылыкны тагын да арттыра төшә. Кыз баланың кара яулыгы эченнән күренеп торган сүрәкә дә күз явын алырлык нәфис итеп эшләнгән.
Ирләр киеме дә үзгә, матур булганы фотоагы укучы маалй өстендәге кара чикмәндә дә күренә.
Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, Кече Җирекле беренче мәртәбә 1678 елда телгә алынган. 1870 елны Кече Җирекледә су тегермәне булган, 1893 елдан авылда миссионерлар мәктәбе эшләгән.
Кече Җирекле Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Сухрау волосте үзәге булып торган. Ул 1922 елдан ТАССРның Чаллы кантоннары составында булган. 1963 елдан – Чаллы районына, 1965 елдан Түбән Кама районына кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев