Ике хатка сыйган шатлык һәм кайгы
Бөек Җиңүгә миллионлаган гап-гади кешеләрнең каһарманлыгы бәрабәренә ирешә алдык. Алар арасында безнең керәшен жегетләре, керәшен кызлары да байтак. Минем бабам, синеке, аныкы.... Сугыш афәте кагылмаган, сугыш ишек шакымаган капка, гаилә калдымы икән?
1938-1939 елларда Варлам Петухов Кызыл Армия сафларында артиллерист булып хезмәт итә. Ә 1939-1940 елның 12 мартына кадәр фин сугышында катнаша. Аяк -кулларын өшетеп, бик озак госпитальдә дәвалана.
Инде туган якларына кайтам дигән дә генә, илебезгә фашист илбасарлары бәреп керә. Варлам Дмитриевичка яңадан сугыш юлларын үтәргә туры килә. Ул 1941ел-1943елның 5 июленә кадәр Курск дугасында, пушка расчеты командиры булып хезмәт итә.
Варламның бер хатын хәтерләрендә озак йөртә якыннары. 1942 елның 18 мартында госпитальдән әтисе исеменә язган ул хатында Варлам, шул заманга хас булганча, бар кешегә — «әнигә, әти-бабайга, Минкәшкә, Суфияга, Илҗәгә, Аняга, күрше-күләнгә кызылармиячеләрчә сәлам» тапшырырга куша. Госпитальдә ятуын, әтиләре язган хатны 27 февральдә алганын хәбәр итә. Үзенең 17 мартта да хат язганын, 18ендә тагын кечкенә язу җибәрүен әйтә…
Керәшен егете Варлам Курск дугасында, немец танкларына каршы каты сугышта һәлак була. 1943 елның 8 июлендә өйдәгеләре аның үлеме турында кайгылы хат алалар. Кырыс сугыш чорының сүзгә, хис-кичерешләргә саран хаты…

Ул хатта түбәндәгеләр язылган була: «Сезнең улыгыз немец-фашист бандитларына каршы сугышта батырларча һәлак булды. Ул, Кызыл Армия сугышчысына хас булганча, фашист танкларын юк иткән чакта, 5 июльдә һәлак булды. Березовец авылында сугышчан иптәшләре тарафыннан җир куенына тапшырылды».
Ул вакыттан соң күпме сулар аккан, күпме еллар үткән, шатлык һәм кайгы китергән ак кәгазьләр дә саргайган. Әмма ул хатлардагы һәр сүз Курск дугасындагы яуда башын салган Варламны хәтерләтә…
Кайтмаганнар күпләр яу кырыннан,
Кайтмаганнар, илне саклаганнар.
Курыкмыйча утка атлаганнар,
Суда батмаганнар кайтмаганнар.
Татьяна ПЕТУХОВА.
Мамадыш шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев