Фотода – гасыр йөзе
Әлеге фото белән Мамадыштан Татьяна Петухова уртаклашты.
Әлеге фотога – 54 ел. Бүгенге белән ул ел арасы шактый булса да, мин аны кичәге кебек хәтерлим. 1971 нче елның 22 февраль иде ул. Мин 3 класс укучысы. Бу көн минем йөрәгемдә , мәңге төзәлмәслек яра булып калды. Бу көнне әтиебез мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу фотода яраткан гаиләм. Әтиебезнең үлгәненә 40 көн булган көнне төшелде. Уч төбе кадәрле фото, никадәр сагыш, моңнарны уята.
Бүген исә фотога төшерү буенча беркемне дә шаккатырып булмый, һәркемнең кулында телефон , сүрәтләрен теге бәрхет тышлы альбомнарга туплап баручылар да сирәктер. Ә миңа үземә үткәндәге аклы-каралылары җаныма якын.
Әнием өстенә ишелеп хәсрәт килсәдә сабыр, тырыш булды. Бу фотодагы туганнарым күптән әни- әти булдылар инде. Тормышта үз юлларын табып (танылган укытучы, спорт мастеры, бухгалтерлар, оста пешекчеләр булып хезмәт итәләр. Алдан язып үткән (бөтерчек) уртада, аягында ике төрле резин итекләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев