Бер фотосурәт тарихы: «Усыкай буйлары» фольклор ансамбле
IV Керәшенчә марафонның бер көне «Бер фотосурәт тарихы» дип аталды. Мөслим районының Яңа Усы авылыннан Надежда Юмагулованың язмасын тәкъдим итәбез.
1987 ел. Җәй. Казан. Г.Камал исемендәге театр баскычы. Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә «Усыкай буйлары» фольклор ансамбле.
Бу бик истәлекле фотосурәт. Уңда алгы рәттә баян белән минем папам Михаил. Дүртенче рәттә сулдан беренче мамам Валентина елмаеп тора.
Миңа анда 11 яшь иде. Папаның да, маманың да шул фестивальдан матур медаль тагып кайтканнарын беләм. Мин бала сөенече белән сөенгәнемне хәтерлим. Икенче Бөтенсоюз халык иҗаты лауреаты медале булган ул.
Фотосурәттә барысы да Усы керәшеннәре. Кубесе инде, кызганычка каршы, безнең араларда юк. Бу фотосурәт минем өчен генә түгел, ә барлык авылдашларым өчен якты истәлек булып саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев