Бер фотосурәт тарихы: уртада утырып төшкән хәрби - үле солдат Михаил Романов
1916 елны I Бөтендөнья сугышында төшерелгән бу фотодагы сугышчылар — Уфа губернасының Минзәлә өязендәге (хәзерге Зәй районы) Сарсаз Баграж керәшеннәре.
Башка гадәти фотолардан ул бер генә ягы белән аерыла: беренче рәттә (сулдан икенчесе) үз урталарына утыртып төшкән хәрби — сугышта һәлак булган иптәшләре Михаил Романов.
Һөҗүм вакытында Михаилны немецлар үтерә. Сугыш тынгач, иптәшләре Михаил Тихоновичны тиз генә тәртипкә китерәләр һәм уртага утыртып, үзләре белән фотога төшерәләр. Беренче рәттә, шул үле солдатның сул ягында — Яков Иванов, ә уң ягында — Тимофей Григорьев (1897 елгы, Бөек Ватан сугышында 1941 елның 23 июлендә хәбәрсез югала). Янәшәсендә — Ананий Глухов (1897 елгы, 1943 елның 8 сентябрендә госпитальдә үлә). Икенче рәттә: сулда Иван Биканов (1897 елгы) һәм билгесез солдат. Бу фото заманында Сарсаз Баграж мәктәбе директоры булган Александр Бикановта саклана. Александр Николаевич белән фотодагы Иван Федорович Биканов фамилиядәшләр генә түгел, аларны туганлык җепләре бәйли.
«Ул фото хатыным Мариянең анасы Анна Ефимовна Романова (1926) гаиләсендә саклана. Чөнки фотодагы үле солдат Михаил — Аннаның бетруган дәдәе була. Хатынымның әтисе — Илья Иванович Биканов.
Ә Ильяның әтисе — Иван Биканов. Иван Фёдорович I Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнаша. Санитар отрядта хезмәт итә. Яралыларны җыеп, тылга алып чыгалар. 1942 елны дошман бомбага тотканда яралана, аягын өздертеп, фронттан кайта. Агач аяк белән Сарсаз Баграждагы агач эшкәртү һәм җиһаз ясау артелендә управляющий булып эшли. 1968 елда дөньядан китә. Шул йорт кияве булгач, бу фотога шундук игътибар иттем. Фотодагы Иван Бикановның оныгы, хатыным Мария белән, 1976 елда икебез дә бер көнне, бер үк мәктәптә эшли башладык. Балалар да безнең профессияне сайлады. Улыбыз Игорь — Зәй шәһәренең 7нче мәктәбендә директор, кызыбыз Лариса 6нчы мәктәптә рус теле укыта. Лаеклы ялга чыкканчы педагоглар булып калдык. Мария хәзер дә тик тормый, көн дә маскировка челтәре үрергә йөри, — дип, 108 ел элек төшерелгән әлеге фотодагы сугышчы Иван Бикановның тормышыннан башлап, нәсел дәвамчыларының хәзерге көне турында сөйләде Александр Николаевич. — Әле мәктәп директоры булып эшләгәндә, Чаллы эзтабары Рәйсә Мартынова белән үзебезнең Валентин Атласов килделәр. I Бөтендөнья сугышында катнашкан авылдашлар турында сораштылар. Сарсаз Баграждагы берничә гаиләгә дә алып кердем. Хатынымның әнисе Анна Ефимовнада сакланган шушы фотоны да алып бирдем. Рәйсә Әхтәмовна фотоларны кабаттан ясатып, күргәзмә оештырды. Ул күргәзмәне Ленинградка да алып барды. Шул фотолар коллекциясенең берсен Рәйсә Мартынованың өеннән барып алдым. Сарсаз Баграж авылыннан I Бөтендөнья сугышында катнашкан кешеләрнең 15ләп фотосы урын алган ул күргәзмә бүгенге көндә дә мәктәптә саклана. Сүз уңаеннан, хатыным Мариянең әтисе Ильяны, мәктәптә укыган җиреннән, имтиханнарны ашыгыч рәвшетә тапшыртып, 1942 елның маенда армиягә алалар. Ул миномётчы буларак хәрби хәзерлек үтә. Ленинград янындагы сугышларда яралана. Бер як үпкәсе генә калганлыктан, сугышка яраксыз дип, 1943 елны кайтарып җибәрәләр. Ул башта Иске Зәйдәге банкта кассир булып эшли, аннан — Сарсаз Баграждагы совхоз бухгалтериясендә. Авылга кайткач, әти-әниләре белән бер йортта, олы гаилә булып яшиләр. Үзләренең дә алты балалары була. Илья Иванович 1985 елда үлде».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев