Туганайлар

Татарстан

18+
Хәтер-хатирә

Ахманнан укчы-огнеметчы Виктор Сазыкин

Бакалы районының Ахман авылы егете Виктор Сазыкин, 1924 елгы, гвардия сержанты. 1942 елның августында мобилизацияләнә.

Виктор Александрович пулемет училищесында укыган (август-октябрь) – укчы-огнеметчы. 1942 елның ноябрендә 144 нче укчы полкы составында Сталинградка җибәрелә. Сталинград янындагы сугышларда яралана. Савыкканнан соң 87 нче гвардия укчы полкы составында командир вазифасында Украинаны азат итү өчен барган сугышларда катнаша.

1944 елның апрель башында Кырымны азат итү буенча һөҗүм операциясе вакытында башы авыр яралана. 1944 елның декабренә кадәр госпитальдә дәвалана. Тернәкләнгәннән соң яңадан фронтка җибәрелә.

10нчы танк корпусы составында миномет расчеты командиры булып сугыша. Сугышны Бреслау шәһәрендә (Германия) тәмамлый. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен «Батырлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә һәм югары башкомандующийның Рәхмәтенә лаек була.

1945 елда демобилизациядән соң Ахман авыл советы рәисе булып эшли.

Сазыкин Николай Викторович,
2025 год.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев