Албайдан Любовь Мишурина: «Балачак эш һәм уен белән бергә үрелеп барды»
Мамадыш районының Албай авылында яшәүче Любовь Мишурина балачак хатирәләре белән уртаклашты.
Мин үзем гел балачак илендә яшәгән сыман, 42 ел балалар бакчасында бит инде. Алар белән үзеңне гел балалар сыман хис итәсең икән.
Беренче эш башлаган елларым әле дә хәтердә. Ул елларда балалар бер группада 30га якын иделәр. Мин үземдә бала, аларны тыңлата алмагач утырып елый идем. Повар булып эшләүче Мария түти килеп мине юата иде.
Шул беренче елларда эшләгәндә ике бала сөйләшә, мин тыңлап торам: берсе «миңа Настя апа әйбәтрәк иде» ди, ә икенчесе «миңа Люба апа әйбәт» ди. Менә шулай, аларга ярый да белергә кирәк бит әле.
Балалар бакчасы белән бер истәлек әле дә истә. Җәй көне иде. Күк күкерәп яңгыр ява, мин балаларны яныма җыйдым да, бер почмакка постым да, курыкмаска кирәклеген аңлатам. Шунда Геннадий Яковлев гайрәтләнә, «юк, мин күкрәүдән курыкмыйм, хәзер мин урамга чыгып күрсәтәм аңа курыкмавымны» диде дә, чыгып та йөгерде. Мин аның артыннан йөгерәм...
Үземнең гаиләдә сабый чакларымның күбесен мин мама — папалар сөйләвеннән беләм инде. Бик елак булганым. Укырга керер алдыннан энемне карадым, шунда тагын бер вакыйганы искә төшереп сөйлим әле.
Энем миннән 5 яшь кече (ул вакытта 2 яшь булгандыр). Икәү генә өйдә калдык. Кулында – пласмастан ясалган уенчык. Элек иртән мичкә ягып, кызган күмерне мич алдына тартып китәләр иде бит, менә шул кызган, утлы күмергә энем уенчыгын куймасынмы... Ул аны алган арада уенчык идәндә яна башлады, энемнең куллары пеште. Мин ул вакыттагы куркуларымны һаманда хәтерлим әле, каушап калмаганым, тиз генә бәрәңгеле чиләктәге суны яна торган уенчыкка түккәнемне, аннары инде елаучы энемне юатып, пешкән җирләрен салкын су белән юганымны. Шундый зур һәлакәттән, янгын чыгудан коткарып калуымны бәлки аңлап та җиткермәгәнемдер.
Балачак эш һәм уен белән бергә үрелеп барды, ул вакытларда балалар күп идек, күмәк уеннар уйнала иде. Телевизор, телефонсыз рәхәт заманнар. Кыш көннәрендә битләр кызарыр иде, бияләй пәлтәләр катып бетәр иде. Чыныгып үстек.
Мин үзебезнең балачакка яңадан әйләнеп кайтып, үзебезнең оныкларыбызны да шунда азрак кына көн булса да яшәтеп карар идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев