Зур Тәрбит китапханәсендә гаиләләр өчен китап уку кичәсе үтте
Кайбыч районының Зур Тәрбит авылы китапханәсе методисты Инна Драндрова гаиләләр белән бергәләшеп үткәрелгән чара оештырды.
Китапханәдә гаилә белән үткәрелгән кич – бергәләшеп вакытны күңелле итеп үткәрү өчен бик шәп ысул.
«Чарада һәркем үзләренең матбугаттагы яңалыклары белән уртаклашты. Балалар исә бик кызыклы хикәяләр, әкиятләр укыдылар һәм башваткычлар чиштеләр. Мондый очрашулар гаилә бәйләнешләрен ныгытырга, балаларның укуга кызыксынуын арттырырга ярдәм итә», – ди Инна Драндрова.
Китапханәләр, гадәттәгечә, тынычлык һәм белем урыны булудан тыш, хәзер инде якыннар белән бергәләшеп, җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәйданчыгына да әверелде. Балаларның яңартылган хикәя-әкиятләрне сөйләве, аларның сүз байлыгын һәм фантазияләрен үстерүгә этәргеч бирә. Китапханәче Инна Драндрованың бу юнәлештәге тырышлыгы, авыл халкының рухи һәм мәдәни тормышын баетучы мөһим эш икәнлеге аңлашыла.
Инна Драндрова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев