Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдә Николай Дунаев истәлегенә багышланган театр фестивале узды

Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда «Театр аша батырлык призмасы» дигән район театр фестиваленә йомгак ясалды. Моннан соң ул күренекле карендәшебез Николай Дунаев истәлегенә багышланачак.

Мәдәният йортлары үзешчән театр коллективларының район күләмендәге фестивале быел Әхмәт авылы егете, Татарстан халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Николай Дунаевның (театрдагы псевдонимы — Наил Дунаев) якты истәлегенә багышлап оештырылды. 

Фестивальне йомгаклау тантанасында Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова һәм Г.Камал татар дәүләт академия театрыннан Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, шулай ук, Николай Дунаевның туганнары һәм якыннары да катнашты.

Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында алга таба район театр фестивален ел саен Николай Дунаев истәлегенә багышлап үткәрергә тәкъдим итте. Быел фестивальдә җиңү яулап, Түбән Биш мәдәният йорты карамагындагы «Сәйлән» театр төркеме (җит.Наталья Вәлиәхмәтова) Гран-прига ия булды. Район башлыгы Гран-при алучы коллективка 500 мең сум биреләчәген әйтеп тә сөендерде. 

Олег Фазылҗанов зәйлеләрнең үз якташлары булган олы затны онымауларын, якты истәлегенә хөрмәт белән карауларын югары бәяләде.

«Николай Дунаев — театр сәнгатенә өйрәткән беренче остазым. Зәйдә аны шулай зурлауларына чын күңелдән сөендем, бу театр фестивале гомерле булып, республика күләм статусы алсын», — дип теләген җиткерде танылган карендәшебез.

Кичә барышында Түбән Бишнең үзешчән артистлары Артур Ибраһимов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Күрше авыл догалары» спектаклен күрсәтте. Һәр образның тормышчан итеп уйнаган артистларны тамашачылар алкышларга күмде. Иҗат төркеменең җитәкчесе Наталья Вәлиәхмәтова әйтүенчә, 2015 елда оештырылган «Сәйлән» артистлары — авыл җирлегендә төрле тармакларда эшләүчеләр.

Фото: Людмила Белоусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев