Зәй егетләре - Ватаныбыз сагында
Армия сафларында хезмәт итү - һәр ир-егетнең изге бурычы. Күп егетләр бүгенге көндә Россиянең төрле почмакларында хәрби хезмәтен үти. Зәйнең керәшен егетләре дә алар рәтендә.
Сарсаз-Баграж егете Александр Осипов хезмәтен Калуга өлкәсендә ракета гаскәрләрендә үтә. Александр кечкенәдән тәртипле, ярдәмчел булып үсә. Зәйдә татар гимназиясен тәмамлап, Зәй политехника көллиятендә электрик белгечлеген үзләштерә. Ул армия сафларына көзге чакырылышта алынган.
— Улыбыз белән хәбәрләшеп торабыз. «Әти-әни, минем барысы да яхшы, борчылмагыз», дигән сүзләрне ишетү дә — безнең өчен зур сөенеч. Ул хезмәтеннән канәгать булуын әйтә, характеры да җитдиләнгән. Ил-көннәребез тыныч булсын иде дип телибез. Барлык әниләрнең дә уллары исән-сау әйләнеп кайтсын, — ди әти-әнисе Юрий белән Эльвира.

Артем Рябов — Сәвәләй авылы егете. Ул бүгенге көндә Севастопольдә Кара диңгез хәрби-диңгез флоты диңгез пехотасында хәрби бурычын үти. Егет туган авылы мәктәбендә белем алганнан соң, Яр Чаллыда Казан федераль университетының инженер-төзүчеләр факультетында һөнәри белгечлек үзләштерә. Узган язгы чакырылышта армия сафларына китә.
— Армиядә хезмәт итү — һәр егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Әлбәттә, улыбызны сагынабыз. Аның Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәве белән горурланабыз да. Бүгенге көндә илебезне саклаучы барлык егетләрнең туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез, — ди Артемның әнисе Людмила.

Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү — һәр ир-егетнең бурычы.
Зәй офыклары, Клара Ермолаева
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев