Хуҗа Хәсән авылында өлкән буын кешеләре өчен күңел ачу кичәсе узды
11 январьда Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында өлкән буын кешеләре өчен «Әх, бу Иске Яңа ел!» дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырылган.
Яңа елны ике тапкыр билгеләп үтү гадәткә кергән. Яңа елны каршы алганнан соң ике атна үткәч, 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә, ел саен кечкенә могҗиза була – Яңа ел кабат ишек шакый, ләкин башка исем астында – Искечә Яңа ел.
Иске Яңа ел – бу традицион кышкы тантаналарның сихрилеген озайтучы искиткеч бәйрәм. Чөнки тагын бер тапкыр әкият атмосферасына чуму, могҗизага ышану, дуслар белән очрашу бик күңелле.
«Һәркемнең кәефе күтәренке иде, бу күңел ачуга һәм аралашуга этәрде. Бәйрәм кунаклары Иске Яңа елны билгеләп үтү традициясе турында белделәр, бу көнне заманча һәм элгәреге йола-гадәтләр, Рождество бәйрәмнәре һәм ырым-сынамышлар турында да искә төшерделәр», – дип сөйләде ветераннар советы белән берлектә, Ольга Боярина.
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, Ольга Боярина җитәкчелегендә, чара кунаклары өчен концерт программасы һәм лотерея билетлары уйнату әзерләгәннәр. Бәйрәмнең төп персонажлары – Кыш бабай һәм Кар кызы. Күңелле котлаулар, кызыклы уеннар, конкурслар булган, аларда барысы да бик теләп катнашканнар. Кыш бабай капчыгыннан «Яңа елга теләкләр» лотереясе күп уңай эмоцияләр тудырган.
Бу көнне кунаклар балачакка кайткандай әйлән-бәйлән әйләнеп, биюләр биеделәр. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева барысын да бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Шулай ук юбиляр А. Максимованы котлап үткәннәр, аңа Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырганнар.
«Чара чәй артында дәвам итте. Әлеге чараның җылы атмосферасы Яңа ел бәйрәмнәренә матур нокта куйды һәм киләсе Яңа елга кадәр күңелле хатирәләр калдырды», – диде Светлана Матвеева.
Фото: видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев