«Хәтер дигән сандыкта ниләр генә юк»: Елена Данилова балачак истәлекләрен язды
Балык Бистәсе районының Иванай авылында туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче Елена Данилова керәшенчә марафонда балачак истәлекләре белән таныштырды.
Хәтер дигән сандыкта ниләр генә юк. Балачак – иң рәхәт чак, дип белми генә әйтмәгәннәр. Мин гаиләдә өч кызның беренчесе – олысы.
Әни белән әби, икенче сеңлем Зояны (3 яше тулмаган) һәм апрельдә туган (4айлык) баланы, август аенда, миңа калдырып урманга чикләвеккә киткәннәрен истә. Пыяла бутылкага соска кидереп, сыек кына итеп пешерелгән манный салып, балага эчертергэ калдырдылар. Күрәсең, сеңлем әзрәк кенә ашагандыр да йоклагандыр инде. Теге манныйны үзем ашап бетергәнем хәтердә. Әниләр дә бик озак йөрмәгәннәр инде. Яшь баланы балага калдырып иркенләп йөреп булмый бит, чикләвек уңган ел булган, тиз генә җыеп төшкәннәр. Бала еламый да калган. Ул манныйның тәмлелекләре хәзер дә авызымда тора.
Тагын бер истәлек. Без бәләкәй чакта колхоз тракторлары йөреп изелгән юллар, яңгыр яуса, аркылы чыгарлык булмый иде. Мин әле бик кечкенә, язгы ташулар бетеп килә торган чак икән. Җырак әбиләргә арҗакка чыгып барам икән. Баркый Аннук түти күреп, мине өйгә алып кайткан. «Бу сезнең баламы? Саз җырып су буена таба бара иде», дигән. Аягыма берни дә кимәгәнмен икән. Ник аягыңа боты кимәдең, дип сорагач: «боты сазга батып кала бит» дигәнмен. Ярый әле ул сазларда үзем батып калмаган.
Авылда «Кәлимә» тау башында кар беренче эри дә, җир кибә иде. Бала-чагалар җыелышып, «текән-текән», «буяу сатыш», «кыр казлары, кайтыгыз», «12 таяк» , Олы көн көнне «күкәй тәгәрәтеш» һәм башка уеннар уйнарга җыела идек. Баркый Микайла бабайның өйләре шунда иде. Дөрес, хәзер дә шунда, тик инде беркем дә тормаганлыктан җимерелеп бара. Иң кызыгы шул Микайла бабайның чыгып, йөгерә-йөгерә безне куып йөрүе иде. Качышлы уйнаганда аның бакчасына да кача идек, агач киртәләр сыналар да иде. Шуңа безне кугандыр инде ул. Хәзер шул «кәлимә»гә карыйм да, баркый бабай да юк, бала-чагалар да уйнамый, дип көрсенәм.
Эх...бер җыелышып, уендагы кебек, «кыр казлары, очыгыз да кайтыгыз» дип яшьтиләрне җыясы инде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев