Халыкның тере тарихы: Сәвәләйдә милли киемнәр бәйрәме булды
Зәй районының Сәвәләй авылында милли киемнәргә багышланган күркәм чара узды.
Авылның мәдәният йортында оештырылган бу бәйрәм, халкыбызның бай мирасын, йола-гадәтләрен һәм тарихын чагылдыручы милли киемнәрне барлау, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелде.
«Чараның иң күркәм өлеше – милли костюмнар күргәзмәсе булды. Сәвәләй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, милли киемнәрнең һәрберсенә тукталып, аларның тарихын, символикасын һәм үзенчәлекләрен җентекләп аңлатып бирде», – диде Сәвәләй мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева..
Һәрбер костюм – ул гади тукыма түгел, ә халыкның рухи дөньясын, яшәү рәвешен, хәтта социаль статусын чагылдыручы бер тере тарих. Бизәкләрендә, төсләрендә, детальләрендә борынгы бабаларыбызның хәзинәсе яшерелгән. Традицион киемнең һәр элементы – ул кешенең яшен, гаилә хәлен, хәтта кайсы ыругка каравын сөйләп торучы бер серле тел.
Милли киемнәр безне берләштерә. Алар безнең уртак хәтерне, милли горурлыкны уята. Сәвәләйдә узган бу чара, чыннан да, халыкның тере тарихына сәяхәт булды, милли рухны күтәрде һәм киләчәк буыннар өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия булды.

Л. Сабаева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев