«Халык алдында хисап тоттылар»: Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит авылларында җыеннар узды
Районнарда авыл җыеннары дәвам итә. Анда узган елга нәтиҗә ясап, 2026 елга планнар карала. Монда һәр кеше үзен борчыган, кызыксындырган сорауларын бирә ала.
Иске Тәрбит
Иске Тәрбиттә яшәүчеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, район администрациясенә еш килә алмыйлар, чөнки район үзәге еракта урнашкан. Шуңа күрә сораулар аз җыелмаган, һәм аларның күбесен пенсионерлар биргән.
Иске Тәрбит, Соравыл һәм Камыллы авылларын берләштерүче җирлек башлыгы Виталий Тимофеев узган елгы эш турында хисап тотты һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде. Ул бюджет үтәлешен, салым җыюны анализлады, шулай ук шәхси хуҗалыкларда терлекләрне тоту темасына да тукталды.
— Безнең җирлектә 174 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Күпләп сыер асраучы 5-6 хуҗалык бар (Лиса Петухова, Александр Егоров, Николай Егимов). Башкалар да алардан үрнәк алсын иде. Сыер, кәҗә һәм ат хуҗаларына республика 389 700 сум күләмендә субсидия биргән. Быел субсидияләр түләү шартлары үзгәрде. Хәзер терлек азыгы сатып алуга накладнойлар таләп ителәчәк. Аларны алдан җыярга кирәк, — диде Виталий Григорьевич. — Үзара салым программасын гамәлгә ашыру вакытыннан алып 10 ел эчендә җирле бюджетка халыктан 3 миллион сумга якын акча керде, ә республика 11 миллион 975 мең сум өстәде. Барлыгы 10 ел эчендә җирле үзидарәгә 15 миллион сумга якын акча кергән.
Виталий Григорьевич, шулай ук, үзара салым программасы кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде.
— Урамнарны, йорт территорияләрен, зиратларны, һәйкәлләрне җыештыру – уртак эш. Әмма, кызганычка каршы, кешеләр бу чараларда һәрвакытта да теләп катнашмый. Зиратларны җыештыру өмәләренә чакырсак та, барысы да килми. Халык арасында үз капкасы янындагы территорияне тәртипкә китермәүчеләр дә бар. Җәй көне бу эштә почта, мәктәп, клуб, җирле үзидарә һәм янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре актив ярдәм итә.
Сорауларның күбесе зиратларны төзекләндерү белән бәйле иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халыкны актив булырга һәм бу мәсьәләләрне хәл итү өчен берләшергә өндәде.
Мәктәп директоры Артур Акрымов мәктәптә укучылар саны кимүе өчен борчылуын белдерде. Укучылар дәүләт имтиханнарында һәм спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, әмма укучылар саны кими бара, һәм хәзер мәктәптә бары тик 30 кеше генә укый.
Иске Тәрбит һәм Соравыл авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. Фельдшерлар Гөлназ Шәрәфетдинова, Нина Сидорова һәм фельдшер ярдәмчесе Галина Сурнаева халыкка медицина хезмәте күрсәтәләр. Гөлназ Шәрәфетдинова «өлкән буын»проекты кысаларында үткәрелә торган диспансерлаштыру, флюорография, маммография, репродуктив сәламәтлекне тикшерү һәм башка медицина тикшеренүләре турында сөйләде. Җыенда катнашучылар фельдшерларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Ветераннар советы рәисе Любовь Русовага да рәхмәт белдерделәр. Өлкәннәр чараларда актив катнашалар, юбилярларны котлыйлар һәм свода катнашучыларга ярдәм акцияләренә булышлык күрсәтәләр. Махсус операциядә һәлак булган геройларны — Эдуард Кротов, Юрий Тякмяков, Алик Алексеев һәм Алмаз Батановны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Иске Тәрбиттә Апас янгын сүндерү отряды посты урнашкан, анда ике янгын сүндерү машинасы бар. Унбер хезмәткәр дүрт авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Алар шулай ук профилактик эш алып баралар, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр һәм имин булмаган гаиләләр йортларына янгын хәбәрчеләре урнаштыралар.
Җитәкчеләр белән очрашу гадәттәгечә район башлыгы чыгышы белән тәмамланды. Ул узган елга йомгак ясады, проблемалар турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Хуҗа Хәсән
Хуҗа Хәсән авыл җирлегенә Турминское, Кушкүл һәм Александровка поселогын керә. Җыенда авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева ел дәвамында эшләнелгән эшләрне барлады.
— Узган ел «Август-Агро» җәмгыятенең киң күләмле инвестицияләре нәтиҗәсендә безнең җирлек районның аграр лидеры статусын алды. Цифрлы технологияләр кертү, терлекчелек комплексларын үстерү безнең авыл халкы өчен эш урыннары һәм югары хезмәт хакы булдырды. Бу — безнең җирлекнең социаль инфраструктурасы үсешенә зур өлеш кертә, — диде Светлана Матвеева. — Халыкның яшәү шартларын яхшыртуны һәм эш урыннары булдыруны безнең мөһим бурычыбыз дип саныйм. Җирлекне төзекләндерү буенча масштаблы эшләр узган ел да башкарылды.
Җирлек башлыгы авыл халкына үзара салым акчасын җыюда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ел дәвамында башкарылган эшләр өчен халык үзләре дә рәхмәтле. Үзара салым программасы буенча эшләр 2026 елда да планлаштырылган.
Бу җирлектә дә терлек асраучы гаиләләр күп. Алар арасында терлек сатудан гаилә бюджетын тулыландыручылар да бар.
Мәктәп директоры Надежда Макарова, Турминское авылындагы фельдшер Галина Ермолаева чыгышларын кызыксынып тыңладылар.
Луиза Сунгатуллина, Кайбыч таңнары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев