Валентин Мартемьяновның мәктәптә эшли башлаганына да быел 40 ел тулган
Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында күп балалы Анна һәм Иван Мартемьяновлар гаиләсендә туып үскән егет мәктәп яшеннән укытучы һөнәренә гашыйк була.
“Педагог һөнәрен сайлауда балаларны ярату, шулай ук укытучыларым – мәктәп директоры Александр Иванович Харитонов, класс җитәкчебез Григорий Ильич Петров үрнәк булдылар. Һөнәри юлны сайлау миңа авыр булмады. Укытучыларымның тормыш тәҗрибәсе, аларның мәктәптәге хезмәтен, укучыларын ихластан яратып эшләүләрен күреп үстем”, – ди Валентин Иванович.
Туган авылында сигезенче сыйныфны тәмамлаган егет 1981 елда Минзәлә педагогика училищесына укырга керә. Педагогика училищесыннан соң, 1985 елның 1 сентябрендә күрше Югары Баграж авылында тәүге укучыларын көтеп ала ул. Барысы да бүгенгедәй хәтерендә: дулкынлануы, беренче дәрес... Башлангыч сыйныф укытучылары күбесенчә хатын-кыз булганга күнеккәнбез. Ир-атлар, булса да, бик сирәктер. Валентин Иванович биш ел башлангыч белем бирә. Ә 1990 елда Сарсаз-Баграж мәктәбенә тарих, җәмгыять белеме, технология укытучысы булып күчә. Читтән торып Чаллы педагогика институтында югары белем ала. Инде менә 12 ел мәктәпне җитәкли.
Мәктәп директоры җитмеш төрле һөнәргә ия. Монда хезмәт дәресләре укытучысы булу да мөһим рольне уйныйдыр. Кирәк икән, кулына балта-пычкы алып, ватылганны төзәтеп куя. Мәктәптә һәр баланың сәләтен күреп, шуны үстерү өстендә эшлиләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча да зур эш алып баралар. Районда беренчеләрдән булып окоп шәмнәре ясый башладылар. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан элекке укучыларын яшьармиячеләр белән бергәләп әләмнәр күтәреп озаталар. Укучыларны хәрби егетләр үрнәгендә патриотик рухта тәрбиялиләр.
Тормыш иптәше Лидия Ильинична да 40 ел Сарсаз-Баграж мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куйды. Кызлары Елена Казан медицина университетының педиатрия факультетында бишенче курста белем ала.
Быел Валентин Иванович өчен юбилейлар елы. 23 октябрьдә ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк, педагогик хезмәт эшчәнлегенә дә 40 ел булган. Ул укыту-тәрбия эшләрендәге уңышлары, тырыш намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”, Россия Федерациясенең “Мактаулы тәрбия һәм белем бирү хезмәткәре” күкрәк билгеләренә лаек булган.
Алина Кондратьева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев