Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Вадим Захаров хәйләләп, кыен хәлдән чыгу юлын тапкан

Вадим Захаров концертында халыкны үзе белән булган кызыклы бер хәлне өйләде.

Бу хәл турында сөйләр алдыннан: «Әйтергә ярыймы икән, гөнаһ булмасмы инде», ди җырчы.

«Башкортстанга Уфага «солянка»га дәштеләр. Башкортстан җырчылары бик күп иде. Меңнән артык кеше сыя торган зур зал, ләкин гримеркалары кечкенә. Ишеккә 12 кешелек исемлек язып элгәннәр. Татарстаннан Рифат Зарипов белән бергә эләккәнбез, калганнары — Башкортстан җырчылары. Киенеп-чишенергә рәт юк. Консерва банкасындагы балык кебек хис итәбез үзебезне. Минем чыгар вакыт килеп җитә, алып баручылар чыгарырга тора, ә мин әле киенмәгән дә. «Давай, керәшен, башыңны эшләт», — дип, үземне бераз сүктем.

Костюмнар чехолында, носки пычранмасын дип, аяк астына куя торган бер шакмаклы җәймәм бар минем. Шуны алып, бераз күперттем дә: «Егетләр, чыгып тора алмассызмы икән, намаз укып аласым бар иде», — дим. Җыелдылар да бөтенесе чыгып киттеләр. Рифат Зарипов утырып калды. «Син ник чыкмадың?» — дим. «Нинди намаз инде сиңа, син керәшен бит», — ди. Ул аңлады, тегеләр берсе бер аңламады, уйларына да килмәде җаныкайларымның», — дип шаяртып сөйләде җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев