Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Вадим Захаров: «Керәшеннәр бармы?» дип сорагач, мең кешелек залда 10 керәшен кул күтәрә»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров Казанның УНИКС концертлар залын гөрләтеп 5 көн рәттән сольный концертын куя. Без дә, «Туганайлар» редакциясе журналистлары Алиса Ахметшина һәм Алина Кондратьева аның концертына барып, сәхнә артында Вадимның үзе белән аралашып кайттык.

— Вадим, бу — синең 3нче сезон концертың. Аның үзенчәлеге нәрсәдә?
— Беренче чиратта, исемендә (көлә). Бөтен кеше шоу ясаган заманда, безнеке шоу түгел. Беренче сезонда «Шоу түгел, концерт», икенче сезонда — «Шоу түгел, концерт-2» иде. Быел «Шоу түгел» дип кыскарттык. Мин гел әйтәм инде, хәзер мәче балаласа да, сыер бозауласа да «шоу» ясыйлар. Шуңа, үз концертымны шоу итмичә, әллә нинди темаларга кереп китмичә, гади генә итәргә булдым. Тормыштагы хәлләр, юморлар белән алып барам.

— Беренче сезон концертыңның бер бүлегендә сәхнәгә керәшен киеменнән чыктың, керәшен ансамбле дә чыгыш ясады. Ә узган ел нибары 1 җыр белән чикләндең. Бу нәрсә белән бәйле?
— Керәшеннәргә бераз гына үпкәм бар, дисәм дә була. Концерт саен «залда керәшеннәр бармы?» дип сорыйм инде. Мең кешелек залда 10-15 керәшен кул күтәрә. Менә шуны күргәч, керәшеннәр концертка йөрмиләр дигән фикер туа инде. Югыйсә, без бит күп, бер-беребезне «поддержать» итәбез дип тә сөйлибез. Ә чынлыкта?..

Җыр сайлау аның белән бәйле түгел әлбәттә. Үземнең күңелгә якын булганын җырлыйм мин. Быелгы концертта 2 керәшен җыруы була. Концерт «Станок» җыруы белән башланып китә

— Нинди җырларга өстенлек бирәсең?
— Кайсы күңелгә якын, җырларга рәхәт, шуларын сайлыйм. Кәефкә, вакытына, урынына карап, төрлечә була.

— Рульдә йөргәндә нинди җырлар тыңлыйсың?
— Шансон тыңларга яратам. Үземнең дә шансон стилендә җыр яздыру теләгем бар. 

— Чыгыш ясаганда тамашачыга түгел, ә каядыр артка, тамашачыдан өскәрәк карап җырларга кирәк, диләр. Дөресме?
— Стенага карап җырлап булмый (көлә). Миңа халык, тамашачы, алар белән элемтә кирәк. Ә шулай да, залда ут сүнгән булса, чыгыш ясарга җайлырак.

— Концерт башланыр алдыннан дулкынланасыңдыр?
— Кешенең җаны бар икән, әлбәттә, ул дулкынланырга тиеш. Үземдә көч табып, иманнарымны укып, сәхнәгә чыгам.

— Иман дигәннән, чиркәүгә йөрисеңме?
— Аның турында халыкка кычкырып йөрергә кирәк түгел дип уйлыйм. Миңа, еш кына, «Вадим, нишләп, сезне керәшен чиркәвендә күреп булмый?» диләр. Анда мине танып, яныма килеп, «Сез Вадим Захаров бит? Гаиләгез ничек? Фотога төшик әле» дип әйтүчеләр дә булды. Мин моны хупламыйм. Кеше чиркәүгә күңелен тынычландырырга, Ходайга рәхмәт әйтергә, ни дә булса сорарга бара бит инде. Безнең гаилә белән йөри торган чиркәү бар.

— Син «хейтер»сыз артистларның берсе. Ә шулай да, кимчелекле якларыңны эзләп, начар сүзләр язучылар булдымы?
— Булгалады. Бер журналист белән берничә интервью эшләгәннән соң. Аның үзенә теләсә нинди сораулар бирмә, дип шәхсән әйтә торып та, яңадан шул әңгәмә интернетта таралгач, комментарий язучылар булды. Ә болай «әйе, миңа фәлән кадәр кеше яза» дип әйтә алмыйм. Меңгә бер буладыр инде (елмая).

— Сәхнә киемнәренә килгәндә, син күп артистлар кебек ялтыр-йолтыр костюмнардан чыкмыйсың.
— Үземә ничек уңайлы, күңелемә нәрсә ошый, шуны киям дә чыгам. Үземнең стилистым — үзем.

— Чыгышларыңа үзеңнән калдырмый торган 3 әйбер. 
— Су, телефон, һәм тагын бер бик кирәкле әйбер, анысын әйтмим (көлә).

— Тамашачы биргән иң үзенчәлекле бүләк?
— Аерып әйтә алмыйм. Алар бик күп булды. Мин үзем дә бүләк бирергә яратам. Нәрсә алсам да, аны зур итеп, якын итеп кабул итәм. Ну, бүләкләрне күп бирәләр инде.

— Син — күп балалы әти. 3 кыз әтисе статусында булу ничегрәк?
— Гел юлда булгач, аларның үскәннәрен дә күрергә өлгермим. Мин хатыным, балаларым, гомумән, гаиләм турында сөйләргә, социаль челтәрләрдә күрсәтергә яратмыйм. Гаилә тормышын халыкка чыгарып селкисем килми. 

— Халык гадилегең өчен ярата. Тормышта да син шундый гадиме?
— Төрле вакыт була. Ләкин шунысы бар, мин балаларга беркайчан да «юк» дип әйтә алмыйм.

— Җырчы булмасаң, кем булыр идең?
— Бәлки авыл хуҗалыгында эшләр идем. Сәламәтлегем, нервалар җитсә (елмая). 

— Җавапларың өчен рәхмәт, Вадим.

 

Әңгәмә корды – АЛИСА АХМЕТШИНА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев