Үзмәшгульләргә түләнә торган больничный алу мөмкин булачак
Хәбәрләр

Үзмәшгульләргә түләнә торган больничный алу мөмкин булачак

Киләсе елдан үзмәшгульләр социаль фондта ирекле рәвештә иминиятләштерелсәләр һәм даими рәвештә взнослар кертсәләр, түләүле больничныйлар рәсмиләштерә алачак.

Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте дип яза ТАСС агентлыгы. Мишустин сүзләренчә, взносның максималь күләме елына 35 яки 50 мең, шул ук вакытта айлык түләүләр якынча 1 300 — 1 900 сум була, төгәл сумма стажга һәм башка факторларга бәйле.

«Сәламәтлеккә бәйле проблемалар, әлбәттә, кешене керемсез калдырып, кесәгә сугарга мөмкин. Социаль иминиятләштерүдә ирекле катнашу — мондый очракларда үз иминлегеңне кайгырту», — диде Мишустин.

Үзмәшгульләр өчен эксперименталь салым режимы белән беррәттән 2028 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Ватаным Татарстан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев