Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Урта Баграждан Анна Кондрабаева Минтимер Шәймиев бүләк иткән самоварларны күз карасыдай саклый

Кичә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне иде. Бу көнне шулай ук Урта Баграж авылында яшәүче Анна түти Кондрабаева да котлаулар кабул итә.

Алар икесе дә бер елда, бер көнне туганнар: 20 январьдә 88 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 

Авылда олы җанлы, олы ихтирамга лаек кеше ул Анна Антоновна. Әле ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән самоварларны күз карасыдай саклый. Минтимер Шәрипович Анна түтигә ике тапкыр бүләк итеп самовар җибәргән булган. Беренчесен ул аның 60 яшьлек юбилеена бүләк иткән. Самовары янып чыккач, Анна түти Минтимер Шәриповичка самоварым янды дип шигырь язып җибәргән. Беренче Президентыбыз, әлбәттә, битараф кала алмаган, яшьтәшенә тагын бер самоварны бүләк итеп җибәргән. 

88 яшендә дә озын шигырьләрне яттан белгән Анна түтинең зиһененә сокланырлык. Ул әле үзе дә шигырьләр яза. Китапханәдә, мәдәният йортында узучы чараларда актив катнаша.

«Зәй офыклары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев