Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Тырлау аланында Питрауга әзерлек эшләре башланды

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин Җөри авылында, оештыру мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды.

Мамадыш районының Җөри авылы янәшәсендә урнашкан Тырлау аланында республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале быел 19 июльдә 27нче тапкыр уздырылачак. Питрау  – керәшеннәрнең визит карточкасына әверелде һәм Татарстанның җәйге бәйрәмнәрнең иң якты, иң истә кала торган вакыйгаларның берсе.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин җитәкчелегендәге оештыру мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмәдә бәйрәмдә булачак барлык объектларны карап, тикшереп чыктылар. 

Монда елдагыча төрле сәхнәләр, керәшен йортлары, уеннар өчен җайланмалар, ярминкә мәйданчыгы әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев