Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туганнар белән кич утырган кебек»: Җәкәү йортында Яңа ел концерты булды

25 декабрьдә Казандагы Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Җаңа җыл бизәкләре» бәйрәм концерты узды.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк керәшеннәрнең «Җаңа җыл бизәкләре» концертын ел да оештыра. Быел ул 4нче тапкыр, башка еллардан аермалы буларак, Җырчы Җәкәү йортында булды. Әллә шуңамы, туганнар белән кич утырырга аулак өйгә җыелган кебек булды. Бер сүз белән әйткәндә, рәхәт.

Гадәттә, мондый концертлардан соң «зал шыгырм тулы, карендәшләр күп җыелган иде» дип үзара сүз алышабыз. Тик, бу концертта тамашачының 80-90% татар халкы иде. Олег Фазылҗановның «бушка булса, бөтен керәшен килеп утырыр иде. Ә акчага булгач, үзегез күрәсез... Бер-беребезне дә поддержать итмәгәч, нәрсә була соң инде ул?!» дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Уйланырлык.

Концертны «Керәшеннәр» КВН командасы капитаны Дмитрий Баранов алып барды. Юмор сөйләп, халык белән аралашып, гел үзенә каратып торды. Елдан-ел остара.

Концерт «Субаш такмаклары» керәшен җыруы белән башланып китте. Әлеге җыр «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солистлары Снежана Абрамова белән Юлия Туктарева репертуарыннан. Алар аны үзләре генә түгел, уллары Савелий (Юляның улы) һәм Арсений (Снежананың улы) белән башкарды. Савелийның кулында — бәләкәй балалайка, Арсенийда — гармун. Шәп керәшен җегетләре үсеп килә, ә! Бәләкәй булсалар да оялу юк, артистизм, харизма дигән әйбер көчле үзләрендә. Кем белә, бәлки киләчәктә аларны сәхнәдә гаилә дуэты буларак та күрербез.

Снежана һәм Юля аерым да җырладылар. Эшкә батыр, төскә матур керәшен кызлары дип юкка гына әйтмиләр. Аларга карап кына торасы килә. Сәхнә йолдызы дигәне шулай буладыр.

Концертта чыгасы җырчыларны да үзенчәлекле итеп игълан итте Бажирлар Димасы. Аларның авылда кушаматлары шундый икән. Залда тагын Алтыйлар, Дәүлиләр, Әпәтләр, Бусагалар — тагын әллә кемнәр бар иде. Ә Владимир авылыннан, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Денис Михайловның кушаматы Илҗә Метерейләре. Аның да чыгышып карадык. Артымда гына утыручы түтиләр рәхәтләнеп кушылып җырладылар да соң инде! Денис үзе дә молодец, тамашачы белән элемтәне тота белә.

Бу кичтә концерт кына карап утырмадык. Тамашачы белән интерактив уеннар да оештырдылар. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә шәп бүләкләр дә әзерләнгән иде. Шунысын әйтим әле, тамашачы бик актив иде. Көлеп, җырлап, ял итеп, һәр уенда катнашып утырды. 

Бәйрәм концертында яшь керәшен артистларны күрү рәхәт. Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләп килүче «Тумар» фольклор ансамбле (җит. Павел Александров), Кирилл Спичков чыгышларын яратты халык. Киләчәктә зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, «бу бит үзебезнең керәшен җырчылары» дип әйтерлек булсын. 

Оксана Дмитриеваны бәллүр тавышлы җырчыбыз дибез. Үзе дә кояш кебек инде, балкып, елмаеп кына тора.

Яшьләр белән беррәттән олпат артистыбыз Олег Фазылҗанов та чыгыш ясады. Халыкчан да инде Олег дәдәй! Юморы да, киңәшләре дә урынлы һәм төпле. 

Керәшеннәрнең концертын «Бәрмәнчек»ләрдән башка күз алдына китереп булый. Бу кичтә ансамбльнең бию төркеме чыгыш ясады. Очып-очып бииләр, аларга күз иярми дә кала.

Ә иң «зажигательный» чыгышны ахырга калдырган иделәр. Кем турында сүз барганын аңлагансыздыр. Үзебезнең Римма Никитина. Яңа ел турындагы яңа җырын да ишеттек. Җәкәү йорты идәннәрен селкетеп тә алды. Аның кебек шулай тыпырдап биюче артист бар микән ул тагын?!

Безнең халык киң күңелле, кунакчыл икәнен һәркем белән. Концерт башланыр алдынан Казаннан килгән Илсөя Исмәгыйлева «минем дә җыр җырлыйсым килә» дигәч, каршы килмәделәр. «Мин, гомумән, керәшен йорты, шушындый искиткеч үзәкнең барлыгын белмәдем. Танышым концерт була дигәч, килдем. Шаккатып утырам. Нинди матур чыгышлар. Алла бирса, башка концертларыгызга да киләчәкмен» дип сөйләде ул.

Яңа ел Кырлач бабай, Кар кызы һәм бүләкләрсез буламы соң инде?! Сабый балалар кебек «Кырлач баба-а-аай, Кар кызы-ы-ыы» дип чакырдык аларны. Диманың «Ай-яй, Кырлач бабай, елдан-ел күбрәк ялындыра башладың» дигән сүзенә җавап итеп «дөньяда бәяләр үсә, балаларыгыз бүләкне бик кыйммәтлене сорый башлады. Җитешеп булмый, малай. Элек агач ат, шоколад, мандарин сорыйлар иде, ә хәзер айфон да гироскутер, игровой консоль да лабубу. Кар яудырырга вакыт та, хәл дә калмый..» дип уены-чыны белән әйтте ул.

Кырлач бабай ролендә — Олег Фазыльҗанов, Кар кызы Лиана Самойлова иде. Алар белән чыршының утларын да кабызып җибәрдек. Могҗиза булган кебек, чын күңелдән куллар чабып сөендек. 

Бәйрәм ахырында лотерея да уйнаттылар. Һәркемнең сатып алган билеты лотерияда катнашты. Кырлач бабай капчыгында нинди генә бүләкләр юк иде. Ә инде бүләкләр үз ияләрен тапкач, «чыршы-чыршы без сине, сагынып көттек ел буе» дип, дискотекада биедек. 

Киләсе елда безне Ат елы көтә. Җитез, эшчән, уңышлы булсын. Кайгы-хәсрәт, авырулар, күңелсезлекләр — барысы да узып баручы елда калсын, ишек төбендә үк туктасын, имин еллар булсын, дигән теләктә таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев