Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Үрәстә узган халык җыенында җирлектәге уңышлар һәм проблемалар хакында сөйләштеләр

Кукмара районының Түбән Үрәс авылы җирлек башлыгы Василий Сәфәров сүзләренә караганда, җирле халыкны эш белән «Кукморагрохимсервис» акционерлык җәмгыяте тәэмин итә.

12 февральдә Түбән Үрәс авылы җирлегендә халык җыены узды. 2024 елда эшмәкәрләр саны артып, бүгенге көндә җирлектә 3 шәхси эшмәкәр, 6 үзмәшгуль кеше теркәлгән. Биредә яшәүче халык терлек асрап сату белән шөгельләнә. 2025 елның 1 гыйнварына 489 баш терлек, шуның 263 – сыерлар икән. Шунысы да куанычлы: бүгенге көндә 2 гаилә «Территорияләрне комплекслы үстерү» программасы нигезендә йорт салырга учетка баскан.Тагын бер гаилә документлар җыя. Җирлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең гаиләләренә дә даими булышып торалар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл активистлары белән карларын көрәү, утын кисүләр оештырыла.

Танькино авылы Петропавел чиркәвендә ремонт эшләре бара. Агымдагы елда Үрәсбаш авыл клубына «Кукморагрохимсервис» акционерлык җәмгыяте көче белән сәхнә киемнәре алынган. Әлеге авылда матур гына чиркәү эшләп киткән. Җәмгыять җитәкчесе Валерий Тимофеев һәм халык ярдәме белән Урәсбаш авылы зиратына йорт салынган.

 

Үзара салым акчасына килгәндә, Үрәсбаш авылында ял паркы ясалган. Иске Оча авылында район җитәкчелеге, Валерий Федорович ярдәме белән 2 километр су торбасы салынган.Түбән Үрәс авылында су башнясы ремонтланган. Танькино авылында зират коймасы яңартылган. Һәр авылда урам яктырткычлары, кронштейннар алыштырылган.

 

Билгеле, җирлектә проблемалар да юк түгел. Мисалга, Танькино авылына килә торган юл, Үрәсбаш авылындагы күпер, су трассалары бик начар хәлдә, ә Иске Оча авылында яңадан 1,5 километр су кертәсе бар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина районда һәм җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтүгә тукталды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

 

Чарада полиция полковнигы Рамазан Мамлеев, полиция участогы вәкиле Айдар Гараев, «Россельхозбанк» акционерлык җәмгыятенең өстәмә офисы җитәкчесе Ленар Багавиевлар да катнашып, әһәмиятле мәгълүматлар җиткерде.



Халык җыены жирлек үсешенә зур өлешен керткән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде.

Хезмәт даны

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев