Түбән Үрәстә узган халык җыенында башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем Кукмара районының Түбән Үрәс җирлегендә булды. Очрашу авыл мәктәбендә узды.
Авылларда җыеннар дәвам итә. Түбән Үрәс җирлегендә узган очрашуда җирлек башлыгы Василий Сафаров үзара салым акчаларына башкарылган эшләрне атады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты.
Район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илнар Җиһаншин районда юл фаҗигаләренә, җинаятьчелекнең торышына тукталды, балалар травматизмы турында сөйләде, мошенниклык ысулларының күбәюен билгеләп үтте, сак һәм игътибарлы булырга чакырды.
.jpg)
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районда башкарылган эшләр белән таныштырды, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм иткән өчен җирлек халкына рәхмәтен белдерде.
Хезмәт даны, Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев