Түбән Каманың 37нче күп профильле лицее укучылары шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йортында кунак булдылар. Алар керәшеннәрнең Покару бәйрәме белән якыннанрак таныштылар.
«Покрау үтте, кыш җитте», — ди халык. Покрау көзнең китүен билгеләп үтү һәм кышкы салкыннарга әзерләнү, игелекле эшләр башкару һәм туганнарны өй учагы тирәсенә җыю вакыты. Әлеге бәйрәм алдыннан Түбән Кама укучыларына җирле керәшен оешмасы активистлары, «Сүрәкә», «Җиз кыңгырау» ансамбльләренә йөрүчеләр халкыбызның йола-гадәтләре турында сөйләделәр.
Покрау бәйрәме, аның тарихына тукталдылар. Покрау турында сөйләүләре керәшен җыру һәм биюләре белән аралашып барды. Балалар да читтә калмады, түгәрәк уенда да катнаштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга бирелгән җавапларны игътибар белән тыңладылар.
Фото: Фәридә Зәйнуллина фотосы
Нет комментариев