Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Биштә чиркәү төзи башладылар

Зәй районының Түбән Биш авылы халкында часовня булдыру теләге күптәннән барлыкка килгән.

XX йөз башында, Түбән Биш авылында Казанский Изге Гурий чиркәве булган.

Үткән елның декабрь аенда халык җыелышып, авылда яңадан иман йорты – часовня булдыру турында сөйләшәләр. Әйткән сүзне үтәр өчен, аны оештыручы да кирәк. Бу хакта без, авылны иман йортлы итү өчен тырышып йөрүчеләрнең берсе, Виктор Кудряшов белән сөйләшеп алдык:

“Часовня төзергә дип тотынган эшебез, матур гына башланып китте һәм алдан уйлаганнан зуррак итеп нигез дә салып куйдык. Шуңа, часовня гына түгел, чиркәү булыр дип уйлаштык. Авылыбызның ак дәдәйләре,  чиркәү төзүдә башлап йөрүче Александр Анисимов, шулай ук,   Виктор Фролов, Николай һәм Григорий Кузнецовлар, Валентин Николаев һәм тагын берничә кеше әлеге эшне оештырып җибәрдек. Җиңел булмаса да, Ходай ярдәмен бирә, Александр Анисимов чиркәү урыны өчен җиргә рәсми рөхсәт алу максатына иреште. Урыны авылның элекке чиркәве янында ук булачак, Казанский Изге Гурий исемен йөртәчәк. Киләсе елның яз айларында эшне дәвам итәрбез дип өметләнәбез. Әлегә проектны рәсмиләштерү, төзелешкә рөхсәт алу кебек мәсьәләләрне хәл итеп йөрибез”, – диде.

Әлеге изге эштә авыл халкы бик теләп, актив рәвештә булыша, акчалата да ярдәм итә.

«Безнең өчен зур сөенеч. Дөньяларыбыз тыныч булып, чиркәү төзелеп, келәүләр үтсен, анда йөрерлек кешеләребез булсын иде!», – ди алар.

Лариса Кузнецова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев