Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Биш мәктәбе стендлар белән тулыландырылды

Күптән түгел, Түбән Биш урта мәктәбенең 145 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр. Юбилей алдыннан, “Түбән Бишем – бишегем, мәктәбем горулыгым!” китабы дөнья күрде.

Лидия Ивановна -  безнең редакциябез белән тыгыз элемтәдә торучы һәм газетабызны даими укып баручы карендәшебез. Ул үзе белем алган Түбән Биш мәктәбе белән бәйләнешен өзми. Аның әтисе, Иван Яковлевич Иванов, бу мәктәптә 30 ел директор булып эшләгән, зур хөрмәткә лаек җитәкче булган.

Әле шушы көннәрдә генә Лидия Голубева безгә шалтыратып, сөенечле яңалыгы белән уртаклашты:

«Яңа уку елы алдыннан, мин үзем укыган Түбән Биш мәктәбенең физика кабинетына, әтиемнең якты истәлеге итеп, 4 стенд ясатып кайтардым. Аларны карап торганда, минем күңелемдә үзебез укыган еллар яңара, СССР мәгарифе чоры искә төшә».

Лидия Ивановнаның туган мәктәбенә булган мондый игътибары, аның укытучыларына һәм үткәннәренә булган хөрмәте һәркемне сокландыра..


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев