Транспорт инфраструктурасын үстерүгә 1,5 миллиард сумнан артыграк акча каралган
Хәбәрләр

Транспорт инфраструктурасын үстерүгә 1,5 миллиард сумнан артыграк акча каралган

Татарстанда авыл җирлекләрендәге транспорт инфраструктурасын үстерү «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча башкарыла.

Республика транспорт һәм юл хезмәте министрлыгы мәгълүматы буенча, шуның 1 миллиард 125 миллионы — федераль, 416 миллионы — республика бюджетыннан. Бу акчага 7 объектта 44 чакрым озынлыктагы юлларны ремонтлау күздә тотыла. Алар — Арча, Апас, Биектау һәм Мамадыш районнарындагы агропромышленность комплексларына илтә торган һәм башка юллар.


Нет комментариев