Тиздән «Туым Жондозы» фестиваленең җиңүчесе билгеле булачак
Хәбәрләр

Тиздән «Туым Жондозы» фестиваленең җиңүчесе билгеле булачак

31 январь көнне 16 сәгатьтә Татарстан халыклар дуслыгы йортында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты була.

Республика күләмендәге XIV «Туым жондозы» конкурс-фестивале Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәге, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан оештырыла. 

Гала-концертта Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, республиканың Алабуга, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге иң талантлы кызлар, егетләр чыгыш ясый.

«Туым жондозы» сәхнәсендә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең һәм, шулай ук, танылган җырчыларның да чыгышларын күрергә мөмкин булачак.

Жюри сайлап алган коллективлар һәм җырчылар катнашындагы Гала-концертта «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурсына йомгак ясалып, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә тантаналы төстә бүләкләр тапшырылачак. 

Концертка керү — чакыру билетлары буенча. Аның өчен алдан язылып куярга онытмагыз. Белешү өчен телефоннар: 8(843) 293-16-69 (Җәкәү йорты), 8-902-718-84-86 (Илүзә).

Фото: Алина Кондратьева

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев