Татарстанга яз  кайчан киләчәк?
Хәбәрләр

Татарстанга яз кайчан киләчәк?

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.

Татарстанда климатик яз 20 марттан соң гына ныклап урнашачак. Белгеч сүзләренчә, климатик яз башлану өчен төп шарт — уртача тәүлеклек һава температурасының 0 градустан югары булуы. Нәкъ менә шул күрсәткеч язның рәсми рәвештә «килүен» билгели.

Шулай да табигать ашыкмый: кар һәм боз капламы саклану сәбәпле, фенологик яз — ягъни табигатьнең уянуы — соңрак башланачак. Елгаларда боз кузгалу да апрель уртасыннан иртәрәк көтелми.

Димәк, календарь буенча яз җитсә дә, җылылык урнашуына бераз сабыр итәргә туры киләчәк.

Шәһри Казан

 


Нет комментариев