Татарстанга эшкә 8 меңнән арытк эшче килергә мөмкин
Хәбәрләр

Татарстанга эшкә 8 меңнән арытк эшче килергә мөмкин

2026 елда Татарстанга эшкә дөньяның 70 иленнән 8мең 500гә якын эшче килергә мөмкин.

Аерым алганда, Һиндстаннан — 3,3 мең кеше, калганнары — Мьянма, Вьетнам, Индонезия, Нигерия, Египеттан. Шул исәптән, «Алабуга» аерым икътисад зонасы программасы буенча,

Африка, Латин Америкасы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән дә хезмәткәрләр эшкә китереләчәк. Хәзерге вакытта республикада инде Һиндстан белгечләре төзелештә, промышленностьта, агач эшкәртү һәм хезмәт күрсәтү тармагында эшли.

 


Нет комментариев