Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Татарстанда реаль хезмәт хаклары 11,5 процентка арткан

2024 елның унбер аенда Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,5 процентка арткан. Бу Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән республиканың социаль-икътисадый үсеше турындагы докладтан күренә.

2024 елның гыйнвар-ноябрендә уртача айлык номиналь хезмәт хакы 72 390,8 сум тәшкил иткән. Ул узган елның унбер ае белән чагыштырганда 20,7 процентка арткан.

Шул ук вакытта ноябрь аенда татарстанлыларның реаль хезмәт хакы еллык 8,2 процентка арткан. Октябрь белән чагыштырганда ул 2,3 процентка кимегән.

Үз чиратында республика халкының номиналь хезмәт хакы ноябрьдә еллык чагылышта 17,8 процентка артты һәм айлык чагылышта 0,9 процентка кимеде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев