Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда милли бәйрәмнәр көне билгеле

Татарстанда яшәүче төп халыкларның традицион милли бәйрәмнәре һәр елдагыча, май, июнь һәм июль айларында үтә.

Милли бәйрәмнәр рус халкының «Каравон»ы белән башланып китәчәк. Ул 23 майда Лаеш районының Никольское авылында булачак.

30 майда Менделеевск районының Ильнеть авылында мариларның «Семык» бәйрәме уздырыла. 

20 июньдә Казанда татар халкының милли Сабантуе бәйрәм яратучыларны үзенә җыя.

21 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мордва халык бәйрәме «Валда шинясь» үтә.

27 июньдә Мамадыш районының Пойкино авылында удмуртларның «Гырон быдтон»ы халыкны бәйрәмгә көтә.

4 июльдә Яшел Үзән шәһәренә славяннарның «Иван Купала»сын карарга барырга була. 

11 июльдә Чирмешән районында чувашларның «Уяв»ы оештырыла.

18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы болынлыкта «Питрау» керәшен культурасы фестивале, Татарстан белән беррәттән, башка төбәк халыкларын да кунакка чакыра. Анда «Кряшен чибяре» конкурсы җиңүчесе дә ачыкланачак. Җөри янындагы Тырлау аланында кичтән башланган күңел ачу, җыр-бию, уен-көлке икенче көнең таңы атканчы дәвам итә.

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев