Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда беренче җил электр станциясен төзи башлыйлар

Быел Татарстан энергосистемасында беренче җил электр станциясен төзи башлыйлар, проект инде тарихи-мәдәни экспертиза узды, дип белдерде Татарстан төбәк диспетчерлык идарәсе директоры Андрей Большаков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.

Большаков сүзләренчә, Татарстанда «Форвард Энерго» компаниясе төзергә ниятләгән җил электр станциясенең куәте 268,8 МВт тәшкил итәчәк. Төзелеш өчен мәйданчык республиканың Буа районында сайланган.

Россиянең 2026-2031 елларга исәпләнгән электр энергетикасы системаларын үстерүнең актуаль схемасы һәм программасы нигезендә, Татарстанда җил электр станциясе 2028 елдан эшли башларга тиеш.

«Проект гамәлгә ашырыла, ул тарихи-мәдәни экспертиза узды инде, мәгълүматлар ТР Мәдәни мирасны саклау комитетының рәсми сайтында урнаштырылган. Хәзерге вакытта әлеге җил электр станциясе өчен егәрлек бирү схемасы буенча чараларны билгели торган стадиядән тыш эш башкарылган. Киләсе адым — заявка бирүче тарафыннан челтәр оешмасына әлеге җил электр станциясен технологик тоташтыруга гариза тапшыру», — дип сөйләде Большаков.

Җил электр станциясен челтәр инфраструктурасына техник тоташтыру өчен техник шартлар юнәлешендәге эшләр 2026 елның беренче кварталында тәмамланыр дип көтелә. Быелның икенче кварталыннан милекче проект документларын әзерли башларга ниятли.

Татар-информ

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев