Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест крепостенда да булды
24-26 майда Белоруссиянең Минск шәһәрендә Казан көннәре уздырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм, шулай ук, республикабыз делегациясе Брест крепостенда да булды.
Рөстәм Миңнехановның Белоруссия җирендәге эшлекле сәфәре «Брест крепосте» мемориал компексын караудан башланды. Брест крепосте — Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә совет сугышчыларының вермахт гаскәрләренә каршы тиңдәшсез батырлыгы белән, тарихка кереп кала. 1941 елның 22 июненнән 20 июленә кадәр дошманга каршылык күрсәткән Брест крепосте оборонасының иң соңгы сугышчысы — Әлбдән авылы егете, карендәшебез майор Пётр Гаврилов. Татарстан Рәисе батыр карендәшебез бюсты янында да тукталып, чәчәкләр салды. «Батырлык» монументы янында булды.
70 гектар мәйданда урнашкан мемориал комплекс иске крепость хәрабәләре, XIX гасырның тарихи корылмалары белән скульптуралардан торган композицияләрне үз эченә ала. Биредә берничә тарихи музей һәм изге Николай соборы да урнашкан.
Рөстәм Миңнехановның Минск шәһәрендәге визиты 1945 елны совет сугышчылары, паритзаннар һәм подпольщиклар истәлегенә Җиңү мәйданында урнаштырылган Җиңү монументына чәчәкләр салудан башланды.
Татарстан Рәисе белән Белоруссия Президенты Александр Лукашенконың эшлекле очрашуы булды. Ул Лукашенконың рәсми резиденциясе булган Бәйсезлек сараенда узды. Очрашу барышында Татарстан Рәисе Брест крпеостенда туган тәэсирләре белән уртаклашты, Белоруссиядә тарихи хәтерне саклау һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча оештырылган эшкә соклануын белдерде.
Очрашуда Александр Лукашенко:
«Россиянең фундаменталь, ышанычлы кешесе буларак, Сезнең ул сугышка безнең ни дәрәҗәдә җитди каравыбызны күрүегез һәм инануыгыз минем өчен мөһим. Бу объектларны — ә алар меңнәрчә — без һәрвакыт тәртиптә тотабыз. Шул ук вакытта, һәйкәлләрнең күбесен мәктәп укучылары карап тора», — дип әйтеп үтте.
Рөстәм Миңнеханов төбәкләр дәрәҗәсендәге проектларны тормышка ашырудагы игътибары өчен Лукашенкога рәхмәт белдерде. Белоруссиянең тышкы икътисад өлкәсендәге иң ныклы партнерларыбыздан берсе икәнен искәртте. Узган ел Белоруссия белән ике арадагы товар әйләнеше 718 миллион доллар тәшкил иткән.
Александр Лукашенко, үз чиратында, дөньядагы тотрыксызлыкка карамастан, Татарстанның актив рәвештә, яхшы темплар белән үсүен телгә алды.
Фото:Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев