Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ташкирмәндә яшәүче Казанбаевлар үз йортларында музей оештырганнар

Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үз йортларында гаилә музее булдырган. Анда нинди генә экспонат юк.

Валентина Казанбаеваның музей булдыру теләге клубта эшләгәндә барлыкка килә. Монда элгәреге фотосурәтләрдән башлап, зур-зур агачтан эшләнгән комодларга кадәр бар. 1885 елда тегелгән бишмәтне (күрше түтиләре биргән), үз әбисеннән калган керәшен киемнәрен, шулай ук, чиккән сөлгеләр, тәре альяпкычлары, куна такталары һәм эскәмияне дә шунда саклый алар.

«Кул эшләре белән кызыксынуым да этәргеч булгандыр. Кулдан эшләнгән һәрнәрсәне тотып карап, аның нинди зур хезмәт икәнлеген, күпме кул көче, сабырлык таләп ителгәнен уйлый идем. Элгәре әбиләребез, әниләребез чиккән, тукыган, бәйләгән әйберләр бүген дә аларның кул җылысын саклый. Эшләгән чорда бәйрәмнәрне калдырмаска тырыштык, «подворьелар» күрсәтә идек. Аларны чын керәшен йорты итәр өчен, осталарыбызның кул эшләре, пич, элек кулланылган көнкүреш әйберләре дә бик кирәк. Әниләрнең истәлекләре итеп сакланган бар әйберне җыйдым. Эштән киткәндә, бу әйберләрне йортыбыздагы шушы кечкенә өйгә кайтарып тездек», — диде Валентина Владимировна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев