Танылган карендәшебез, көрәшче Иван дәдәй Бәширов арабыздан китте
Иван Анатольевичны Питрәч районындагы туган авылы, соңгы елларда үзе шунда яшәгән Кибәч зиратына җирләнде.
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Иван Алексеевич (1936 елгы) 30 елдан артык «Татмолпром» берләшмәсенең автобазасын җитәкләгән. Яшь чагыннан ук спортның милли һәм ирекле көрәш төрләре белән шөгыльләнгән. Милли көрәш буенча биш мәртәбә чемпион була: 1961, 1962 елларда — Россия, ә 1962, 1963, 1966 елларда Татарстан күләмендә. Көрәшче буларак, Казан, Питрәч Сабантуйларында мәйдан тоткан карендәшебез 1997 елдан Татарстанның атказанган спорт остасы исемен йөрткән.
«Соңгы елларда Бәширов дәдәй хатыны белән Кибәчтә яшәде. Өч кызлары, оныклары бар. Шәһәрдән кайтып, хәлләрен белеп, ярдәм итеп йөрделәр. Бүген, башта, күрше Пановка авылы чиркәвендә отпевание булды. Аннан соң, авылга алып кайттылар. Иван дәдәй белән хушлашырга бик күп халык җыелды», — дип сөйләде Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Галина Токранова.
Кибәч егете, танылган көрәшче Иван Бәшировны соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында көрәшчеләр, чордашлары һәм җитәкчеләр дә булган. Аның белән хушлашканда, Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров милли һәм ирекле көрәштә зур җиңүләр яулаган, атаклы көрәшче булып танылган карендәшебез Иван Анатольевичның үлемен республикабыз көрәшчеләре, спорт дөньясы өчен авыр югалту икәнен әйткән. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашкан.
Спортта һәм хезмәтендә зур уңышлар яулаган, көрәшчеләр өчен ныклык үрнәге булган Иван Бәширов үзен кайчандыр зур тормышка озатып калган туган авылы Кибәч зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев