Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Светлана Максимованың әтисе турындагы истәлекләре

Светлана Максимова Питрәч районының Көек авылында яши. Керәшенчә марафонда катнашып, һәр теманы актив яктыртып барды ул.

Әтием, Максимов Михаил Иванович, 1959 елның 9 октябрендә Мамадыш районы Ташлыяр авылында туа. Күселәрнең Иван һәм Ольга гаиләсендә өченче малай була. Алар 4 малай үсәләр: Александр, Илья, Михаил, Максим. Күрше Шәдче авылы мәктәбендә белем ала, чаңгы, йөгерү буенча районда алдынгылар рәтендә була.

1978 елның 19 апрелендә Совет армиясенә алына. 2 көн алдан повестка килә. Күрше-күлән белән җыелышып, аш-су әзерлиләр. Кичен яшьләр уен уздыра, эш көненә туры килсә дә, бәйрәм итәләр. Аннары, өйләренә кайтып, йоклап торгач, армиягә китәсе егет дуслары белән, гармун уйнатып, җыру әйтеп, авылны бер башыннан икенче башына кадәр әйләнә. Өенә кереп, әйберләрен алып чыгып китә. Авыл башында олысы да, кечесе дә солдатны армиягә озатырга җыела. Тагын гармун уйнатып, яшьләр биеп-җырлап ала, олылар карап тора, кемдер юл хәерләре биреп, кемдер исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, озатып кала.

Колхоз биргән машина белән берничә кеше солдатны район военкоматына кадәр озата китә. Аннан аларны, автобусларга утыртып, Казанга алып китәләр. Казан военкоматында әтиләрнең частьләренә 2 көннән соң гына китергә дигән приказ була. Илья дәдәй сөйләшеп, әтине бер көнгә куна чыгара.

Әни, әтине озатырга дип, бик матур кулъяулыгы чигеп бирә. Шунда алар бер-берсен көтергә һәм бер-берсенә тугры булырга, дип вәгъдәләшәләр. Әти 2 ел күкрәк кесәсендә йөртеп, кулъяулыгын алып кайта.

Ул Чита өлкәсе Аргон елгасы буенда Кытай һәм Монголия читендә хезмәт итә. Старшина званиясенә кадәр үсеп җитә. Аңа алга таба хәрби карьера төзеп, хезмәт итергә тәкъдим иткән булалар.
1980 елның 1 июнендә туган ягына кайта. 1981 елның язында әти белән әни гаилә корып яши башлыйлар. Әти гомер буе шофер булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев