«Сүрәкә»нең заманча сәхнә киеме иске өлге буенча тегелгән
«Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең заманча сәхнә киеме өлгесе Түбән Кама ягындагы керәшен авылларында сакланган кием-салымнан алынган.
Казанның үзәк ял паркындагы «Төп йортның йолаларда чагылышы» фестиваленә Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова да шул яңа киемнән килгән иде. Ул безне «Сүрәкә»нең яңа сәхнә киеме белән таныштырды. Аның эскизын ясаучы — «Сүрәкә»ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина.
Түбән Кама җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова күлмәк өчен ак һәм кара төсләрдәге тукыма сайларга тәкъдим иткән. Келәтле авылыннан Мария Савельева да үз әнисенең Питрауда кияр өчен керәшен киеме өлгесе буенча тегелгән акка кара буй сызыклы күлмәге булганын искә төшергән. Шуңа охшаган тукыма сайлаганнар. Күлмәк өлгесе — Келәтленеке. Аңа төймәләрне шул элекке киемдәгечә беркеткәннәр.
Күлмәк җиңе беләзексәсенә кара төстәге өчпочмаклы тукыма кисәге беркетелгән. Анысы — балчыклылар үрнәгендә. Элгәре хатыннар аны, бизәк буларак, өстәгәннәр. Җилән дә Балчыклы керәшеннәренеке, бары тик аны җиңсез итеп теккәннәр. Җиләнне бизәгәндә җете төстәге җеп урынына нечкә шнур-бау кулланылган.
Баш киемен дә Балчыклыдагыча итеп, ләкин сәхнә өчен яраклаштырып эшләгәннәр. Балчыклы авылыннан Палый түти сөйләгәнчә, хатын-кыз никадәр яшьрәк, сүрәкәсе дә шулкадәр биек булган. Аның өчен мәләнчек өстеннән махсус такта-җайланма куелган, сүрәкә бәйләп, яулык ябылган. Палый түти әйтүенчә, элгәре яшьләр дә, олылар да, гадәттә, яулыкны өчпочмаклап икегә бөкләп, очларын алгы якка чыгарып, ияк астыннан бәйләп йөргәннәр (Балчыклы авылы клубында саклана торган әлеге фотоларда да бу ачык күренә). Ул әле баш киемен тамашачы каршында чыгыш ясаганда комачауламаслык итеп бәйләргә дә өйрәткән...
«Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле бу яңа сәхнә киемнәре өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәтле. Узган елгы республикакаүләм «Питрау»да аларга сәхнә киеме тектерү өчен, Рәиснең махсус сертификаты тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев