Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Шишковлар гаиләсе – Бахтаның горурлыгы

Чистай районындагы Бахтада гомер итүче сабыр, киң күңелле Николай һәм Анисья Шишковларны авылның хөрмәтле кешеләре.

Озын гомерле, өлкән яшьтәге әби-бабайлар - авылның горурлыгы. Алар яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәрнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Авырлыклар, аттай җигелеп эшләү – аларның башыннан үткән сынаулар.

90 яшен тутырган тыл Һәм хезмәт ветераны Николай дәдәй гомеренең күп өлешен механизатор булып эшләп үткәргән. Алар хатыны Анисья түти белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. 

Николай дәдәй дә, Анисья түти дә Яңа ел алдыннан һәр кешегә үз киңәш-теләкләрен җиткерделәр:

«Кешегә иң кирәк әйбер: сәләмәтлек, туган җиреңдә гомер итү Һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу. Бар кешегә дә сәләмәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык, имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә ходай насыйп итсә иде дип телибез».

Бүгенге көндә Анисья һәм Николай Шишковларның балалары, 8 оныклары, оныкларының 6 баласы тормышларында иң олы куанычлары.

Светлана Малышева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев