Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Счетчиклары булмаган фатир хуҗалары салкын су өчен ике тапкыр күбрәк түләячәк

Индивидуаль исәпләү приборлары булмаган өчен финанс җаваплылыгын икеләтә арттыручы төзәтмәләр үз көченә керде.

РФ Хөкүмәтенең 2025 елның 25 ноябрендәге 1871 номерлы карары нигезендә салкын су белән тәэмин итү өчен түләүне исәпләү кагыйдәләре үзгәрде: счетчиксыз фатирлар өчен коэффициент 1,5 тән 3 кә кадәр арттырылды. Элек милекче исәпләү приборы булмаган өчен бер ярым тапкырга күбрәк түли иде, хәзер — өч тапкырга күбрәк.

Казанда бу болайрак: ванналы һәм газ колонкалы фатир хуҗалары бер кубометр салкын су өчен 464,5 сум урынына 928,9 сум түләячәк. Душ белән җиһазландырылган 1500-1700 мм озынлыктагы ванналы йортларда тариф бер кешегә 348,9 сумнан 698,7 сумга кадәр артачак.

Үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү системасы һәм төзекләндерүгә таләпләр югары булган 12 каттан югарырак күпкатлы йортларда яңа тариф бер кешегә 765,2 сум тәшкил итәчәк (элек 382,6 сум). Шул ук вакытта әгәр фатирда биш кеше теркәлгән булса, сумма пропорциональ рәвештә арта.

Счетчик урнаштыру техник яктан мөмкин булмаган торак хуҗаларына югары коэффициент кагылмый. Торак инспекциясе өчләтә түләүләрне булдырмас өчен исәпләү приборын урнаштырырга кирәклеген искәртә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев