Сәвәләйдән Римма Тюлиганова егерме елдан артык сайлап алган һөнәренә тугры кала
Зәй районының Сәвәләй җирлегендә урнашкан почта бүлеге бик күп еллар халыкка хезмәт итә.
Почта бүлегннең һәрдаим эшләп торуы аның җитәкчесенә дә бәйледер. Почта бүлеге җитәкчесе Римма Владимировна менә инде егерме елдан артык сайлап алган һөнәренә тугры булып, эшләвен дәвам итә.
«Почтага килгән һәрбер кешене ягымлы итеп каршы ала, төпле киңәшләре белән озатып кала.
Шулай ук, бүгенге көндә почта таратучы тырыш хезмәткәрләрне дә әйтеп үтәргә кирәк. Газета-журналлар, түләү кәгазьләре вакытында китерелә. Безнең почта хезмәткәрләре – Светлана Смирнова, Марина Аюкина, Ирина Арсланова», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
Почтальоннар – борынгыдан килгән игелекле хезмәт ияләре. Җигүле атлардан башланган әлеге дәрәҗәле эш безнең чорларга замананың алга киткән технологияләре, электрон чаралары, интернет киңлекләре белән килеп җитте. Әмма нинди генә уңайлыклар барлыкка килсә дә, почта хезмәте үзенең әһәмиятен җуймады, әле дә булса хат ташучылар – патша чорының мөһим хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы елларында зарыгып көтеп алынган кешеләр күк, һәр гаиләнең диярлек кадерле кунагы. Басма матбугатны халыкка җиткерүдә, пенсия, пособиеләр кебек хөкүмәтебез тарафыннан кушылган җитди эшләрне үз вакытында, намус белән башкаруда һәрбересенең роле чиксез зур.
Ләйлә Сабаева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев