Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәвәләйдә халык уеннары турында сөйләштеләр

21 июльдә Зәй районының Сәвәләй авылында халык уеннарын искә төшерделәр.

Хәзерге вакытта уеенар уйнап күңел ачулар сирәгәйде. Яшьләр, бала-чагалар да кара-каршы басып аралашуны телефонга алыштырганда, халык уеннары аеруча кыйммәтле. Бу вакытны уздыру ысулы гына түгел, ә безнең бабаларыбызның характерын, зиһенен һәм тормыш рәвешен чагылдырган мәдәни мирасның аерылгысыз өлеше.

«Бу уеннарның күбесе безгә балачактан ук таныш, хәтта аларның тирән мәгънәсен уйлап та карамасак та. Алар кешедә иң мөһим сыйфатларны тәрбияләү өчен дә хезмәт иткән. Йөгерешле  кебек уеннар чыдамлыкны, төгәллекне, координацияне һәм реакция тизлеген үстергән; команда уеннарында көндәшләрнең эш-хәрәкәтләрен исәпләргә, тактика эшләргә һәм бергәләп эш итәргә өйрәтелә; кагыйдәләр катгый булган уеннар, җиңүне дә, җиңелүне дә лаеклы кабул итә белүне таләп итә,  характерны ныгыта», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев