Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда 500 маскировка челтәре үрелгән

Клубта җыелган волонтерлар 2024 елның 21 февраленнән маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнә.

Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында бер төркем кешеләр җыелып, маскировка челтәре үрәләр. Аларның күбесе өчен бу эшкә бару кебек үк. Йорт-җир эшләрен бер читкә куеп, алар махсус хәрби операциядәге егетләргә мөһим эшне башкару өчен вакыт табалар.

Бу игелекле эштә катнашучылар арасында бер ир-ат та бар. Ул – педагогик хезмәт ветераны Николай Григорьев. Аның кебек, башка волонтерлар да, үзләреннән башка беркем дә бу эшне башкара алмаячагын аңлап, җаваплылыкны үз өсләренә алганнар. Ике көн эчендә алар өч челтәр үрәләр. Бу – зур тырышлык һәм вакыт таләп итә торган эш.

Бу көннәрдә Сарсаз-Баграж мәдәният йортына йөрүче волонтерлар төркеме 500нче маскировка челтәрен үрделәр.

«Безнең уртак бурычыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү», – дип ассызыклый волонтерлар.

Аларның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята. Чөнки һәрбер челтәр – ул безнең егетләребезгә булган ярдәм, аларның тормышларына булган кайгыртучанлык билгесе.

Бу игелекле эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт. Аларның тырышлыгы, сабырлыгы һәм бердәмлеге безнең егетләребез өчен зур терәк булыр дип ышанасы килә.

Роза Герасимова фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев