Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары табигать чисталыгы сагында

Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары «Россия сулары» Бөтенроссия проектына кушылды.

Укучылар укытучылары белән бергә Баграж күле ярларын чистарту буенча зур экологик акция үткәрделәр. Яшь табигать сакчылары, кирәкле инвентарь белән коралланып, туган якларның су ресурсларын саклау бурычына энтузиазм һәм җаваплылык белән алындылар. Берничә сәгать эчендә укучылар яр буе территориясендәге чүпләрне җыйдылар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».

«Без барлык гражданнарны су саклау зоналарын чүпләмәскә чакырабыз! Сулыкларыбызның чисталыгы — безнең гомуми җаваплылыгыбыз. Әгәр дә һәр кеше үз артыннан чүп-чарны җыеп алса, табигатебез үзенең яшеллеге, чиста суы һәм һавасы белән безне сөендерәчәк» — дип мөрәҗәгать итәләр акциядә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев