Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылының тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Бөек Җиңүнең 80-еллыгы якынлашу уңаеннан, сугыш елларында тырыш хезмәт куйган Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүче тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды.

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеев тыл ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.



Мәктәпнең «Юнармия» укучылары ветераннар каршында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Мәктәп директоры Мартемьянов Валентин Иванович өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, исән-сау, сәламәт булып яшәүләрен теләде. Өлкәннәр үз чиратында укучыларга сугыш чоры вакытында нинди эшләр башкарулары турында сөйләделәр.


Алар фашизмны җиңүгә зур өлеш керттеләр. Сугыш елларында фронтка сугышчылар өчен җылы кием-салым, азык-төлек әзерләп җибәрүдә булышканнар. Басуда, ындыр табагында һәм башка бик кирәкле күп эшләрдә үзләренең көчләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча эшләгәннәр. Аларның фидакарь хезмәтләре - яшьләр өчен менә дигән үрнәк.

Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, сезнең һәркайсыгызга хас бер сыйфат – ул тынгысызлык. Рәхмәт сезгә, әле озак еллар сәламәт булып, безгә олы терәк булып яшәгез! Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без сезгә бурычлы», – дип яздылар Сарсаз-Баграж авылы мәктәбе укытучылары.

Юбилей медальләре Абдулова Татьяна Фадеевнага, Утяганова Катерина Васильевнага һәм Романов Иван Антиповичка өйләренә барып тапшырылган.


Нет комментариев