Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сарман ягыннан Федор Кондратьев чабышкы атлары асрый

Сарман районының Петровка Завод авылы егете Федор Кондратьев кечкенәдән атлар ярата. Элек-электән әти-әниләр ат асраганнар, ә хәзер бу шөгыль аңа калган.

Авылда үскәнгәме, күңеле болынга, киң кырларга тартыла. Һөнәрне дә хәзер инде Сарман аграр көллияте статусы алган уку йортында үзләштерә. Укыган вакыттан ук төгәл, аз сүзле, тәртипле, тыйнак егет була.

— Мин кечкенәдән атлар белән кызыксынам. Элек-электән әти-әниләр ат асрадылар. Хәзер алар исән түгелләр инде, урыннары оҗмахта булсын. Аларның шөгыле миңа калды. Мин атларны чабышка әзерлим, шул максаттан гына асрыйм, тәрбиялим, — дип әйтә ул.

 

— Бер елны, Сабантуйга килгәч, ат чабышларын күзәтте дә, шулар белән «чирләп» кайтты. Кечкенә чактагы хисләре уянды, ахыры. Элек алар колхоз атлары асраганнар. Әтисе көтүче булган. Шул елны, улыбызга, дип, беренче атын алды, аннан — икенчесен. Хәзер өченче атка да заказ бирде, — дип сөйли Федорның хатыны, Ләке авылы кызы Клара.

Олы уллары Кириллга 10 яшь тулган, аны да атта йөрергә өйрәтә әтисе. Ә кечкенәләре Игнатка — нибары 1 яшь тә алты ай гына. Төзелештә хезмәт куючы гаилә башлыгы ныклап торып, шулай итеп, атлар үрчетүгә күчкән. Көн саен, эштән кайткач, тиз генә капкалап ала да, аты белән күнегүләр ясарга чыгып китә, чабып кайта ул.

Быел, Җөридә узган Питрауда да катнашкан, сезон ачылуда чапкан, Яр Чаллыда узган ябылу чабышларына барган һәм уңышлы чыгыш ясаган, хәтта җиңү дә яулаган.

— Атка җиңел булсын өчен, һәрвакыт гәүдә авырлыгын нормада тотарга кирәк. Ел башыннан алып, хәтта 20 килограммга ябыктым. Аз гына артып киттеңме, хайванга авырга туры килә. — диде атлар «җене» кагылган егет.

Статистика күрсәткәнчә, атлар сәгатенә 60 километр тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә алалар икән. Алар төшнең дә төслесен күрәләр. Ә дөньяда 200дән артык ат токымы бар, диделәр. Атлар якыннан яхшы күрәләр: хәтта кешенең ым-ишарәсен дә тоя алалар. Алар алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрәләр. Кояш яктысы аларның күзен чагылдырмый, ди. Атлар белән якыннан кызыксынсаң, чыннан да, кызыклы. Ярышларны күзәтү дә бик мавыктыргыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев