Сәйтәктә СВОдан ялга кайткан егет белән очрашу булды
Менделеевск районының Сәйтәк авылында махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егет белән очрашып, табын артында чәй эчеп аралашып утырганнар.
Махсус хәрби операция барышында карендәшләребез батырлык һәм кыюлык үрнәген күрсәтүне дәвам итә. Районнардан әледән-әле егетләрнең кыска вакытлы ялга кайтулары турында хәбәр итеп торалар. Алар белән очрашулар да даими рәвештә уза. Чирттагы шундый очрашу Сәйтәк авылында булган.
«Безнең батыр егетебез белән тормыш турында, махсус хәрби операция зонасында, аеруча алгы сызыкта тыныч көннең, тормышның кадерен аңлыйсың икәнлеге турында сөйләштек. Күз яшьләрсез дә булмады. Рәхмәт сүзләре генә аз мондый егетләргә. Безнең тынычлык, иминлек өчен көне-төне көрәшә бит алар...Без һәрвакыт янәшә икәнлеген онытмасыннар», –дип язды сәйтәклеләр.
Фото: Ясминур Гыйззәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев